Дамир Идиятуллинның персональ сәхифәсе
ЭзләүИнтернетта эзләү
GISMETEO: Мөслимдә һава торышы
Алгы бит Әңгәмә мәйданы Туган як

Халык хәтере

Татар авылы

Тойгелде
Мөслим районында урнашкан Тойгелде авылы төбәгебездә иң борынгылардан. Авыл картлары, бирегә бабаларыбыз Казан ханлыгы җимерелгәч, урыс патшасы тарафыннан эзәрлекләнүләрдән качып килеп утырганнар дип сөйлиләр иде. Бу турыда риваятьләр болай җиткерә. Җиде кеше Казан тирәсеннән көнчыгышка карап китәләр. Агач арасыннан кояш нурлары өйлә вакытында гына үтеп керә торган, бик куе, кара урманнан шактый озак баралар алар. Җиде көн, җиде төн туктамыйча атлыйлар. Нарат урманының чите-кыры беленми. Шулай озак барып тәмам хәлдән тайганда бер чишмәгә юлыгып ялга тукталалар. Төн кунып бераз хәл җыйгач киңәш тоталар. Шунда юлчыларның берсе төш күрүен әйтә. Нәселем шушы җирлектә яшәячәк дип юрадым, дип сөйли. Җиде кешенең өчесе юлларын дәвам итүне кирәк таба. Дүртесе исә биредә яшәп калалар. Әлеге риваятне шиккә алу өчен җирлек юк. Хәзер Мөслим районы урнашкан җирлекләр элек тоташ тайга урманыннан торган. Бүген дә әле Нарат Асты тыюлыгы 20 метрлы төз наратлары белән күз явын ала. Мөселман динен тоткан казанчыларның олы юлларны, авыл-калаларны, су юлларын урап үтүләре дә аңлашыла. Урыслар татарларга олы шәһәрләргә керүне, әһәмиятле юллардан үтүне, көймә йөрешле елгаларда йөзүне үлем җәзасы белән тыйганнар. Авыл булып утыру өчен дә кала, юл, елгалардан 40 чакрым ераклыктагы урыннарны сайларга туры килгән. Риваятьтән Тойгелде авылына нигез салучыларның кулларына корал тотып урыска каршы көрәшкән казанчылар булуы күренә. Басып алучы сәясәте белән килешергә теләмәгән, үз динен, милләтен, үз йөзен саклап яшәргә омтылган кешеләр булганнар алар.
Беренче вакытта күчеп килүчеләр фәкать кош-корт аулап дөнья көтәләр. Нарат урманы уртасындагы чишмә тирәли әрәмәлек булу сәбәпле яшәү өчен уңайлырак дип табыла. Сәмән кирпечтән өйләр төзеп түшәменә имән казыклар җәеп балчык белән сылыйлар. Түшәм бер үк вакытта түбә дә була. Ау вакытында әйләнә-тирә белән танышалар. Риваятьләр җиткерүенчә хәзерге Мәллә елгасын казанчылар кышка чыккач кына табалар. Моңанчы чишмә тирәли генә яшәгән кешеләр балык тота башлыйлар. Монда исә тагы бер ачыш: елганың аргы ягында халкы татар булмаган авыл барлыгы ачыклана. Болар мөгаен фин-угор кавеменә караган урман халкы булгандыр. Алар казанчыларны якты йөз белән каршыламыйлар. “Сез мөгаен хуҗаларыгыздан качкан кешеләрдер, хәзергә шушында торыгыз, артыгыздан эзләп килүче булмаса, яшәрсез”, - дип иң уңайсыз урыннарны тәкъдим итәләр. Яши алмаслар, күчеп китәрләр, дип өметләнәләр.
Казанчылар исә Мәллә буе әрәмәсендә җиләк-җимеш, чикләвек, шомырт-бөрлегән белән аш төрләндереп яшәүләрен дәвам итәләр. Казанчыларга үзләре кебек башка качаклар килеп кушыла, гаиләләр коралар. Чишмә тирәли 10-15 йортлык авыл барлыкка килә. Еллар үткән саен вакыйгалар да үзгәрә бара. Бу төбәккә дә патша вәкилләре килеп җитә башлый. Юллар барлыкка килә. Шундый юлларның берсе казанчылар яшәгән авылны кисеп үтә. Юл өстендәге авыл тынгысызга әйләнә. Үтеп баручы урыс олаулары ихаталар талап, арба төзәтеп, охшаган нәрсәләрне үзләре белән алып китә торган булалар. Казанчыларга патша салымны да күтәрә алмаслык сала. Бер кәҗә 3 тиен торган заманда 1 сум “дин салымы” түләтәләр. Дөрес, динен алыштырганнарны ул кадәр үк какмыйлар. Ләкин, бабаларыбыз диннәрен саклап калырга омтылалар. Михнәтләргә чыдар хәлләр беткәч, татарлар гаиләләре белән Мәлләнең уң ягына чыгып утыралар. Нибары берничә ел эчендә Мәлләнең сул як ярында бер ихата да калмый. Килгән патша вәкилләренә фин-угор кавеме белән катышып яшәгән татарлар: “Без чуашлар, дин ясагы бирмәячәкбез”, - диләр, исемнәрен үк чуашчага үзгәртеп бетерәләр. Милләтебездә ул чорларда киң таралган, илбасарга пассив каршылык күрсәтү дәлиле бу. Кылычлы-утлы көрәш мөмкинлекләре калмаганнан соң да рухы сынмый татар халкының. Илбасарга пассив каршылык күрсәтү фәлсәфәсе кулдан күчергән китаплар аша тарала. Шундый язмаларның берсен, Казан шәһәрендә яңадан торгызылган Кол Шәриф мәчете музеенда күрә алабыз. Тойгелде авылына нигез салучы бабаларыбыз да үзләренең кулга корал тотып көрәшкән казанчылар нәселеннән булуларын онытмаганнар. Фин-угор кавеме арасында яшеренеп, асылда татар булып калып яшәүләрен дәвам иткәннәр. Бу турыда хәзерге Тойгелде авылының иске зират ташлары да сөйли. Картлар әйтүенчә әлеге иске зират нәкъ менә бабаларыбыз бирегә күчеп утыргач ачылган. Зиратның иң борынгы кабер ташлары исә мөселман традицияләре стилендә эшләнгәннәр. Биредә Вахит Имамов җитәкчелегендә эшләгән экспедиция, ташларны, тирә-як авылларда бер дә кабатланмый торган, аеруча зәвыклы, үз стилен тотып эшләнгән, дип тапты. Зәвык беркайчан да буш урында барлыкка килмәвен искәртеп тору кирәк түгелдер. Ул казанчыларның акыл-белеме, фәлсәфи-гыйлемендә милли тәрбия аша буыннан-буынга күчеп яшәгән. Бабаларыбыз аша безгә килеп җиткән Казан ханлыгы мәдәниятының бер бөртеге ул, оста тарафыннан кабер ташына уелган язу-нәкышьләр. Күреп торабыз, үзләрен кем диеп әйтмәсәләр дә тоткан кыйбладан тайпылмаганнар бабаларыбыз. Дини йолаларны үтәп, милли йөзне югалтмыйча яшәгәннәр. Мәрхүмнәрне зурлап җирләгәннәр, бу турыда ташлар сөйли. Димәк инде яшьләргә никахлар укыганнар, мәдрәсәләрдә балаларга белем биргәннәр.
Тойгелдедә ике милләт аралашып яши башлагач, бирегә янәдән күп кенә татарлар килеп утыралар. Авылда тәртип-таләпләр арта. Картлар сөйлиләр иде, имеш, язгы чәчү вакытында татарлар чуашларны да үзләре белән кырга алып чыгалар. (Алар моңанчы игенчелек белән шөгыльләнмәгәннәр, аучылык белән генә яшәгәннәр.) Матур кояшлы көн икән, күктә ай да бар икән. Бер чуаш йомышын йомышларга утырган икән, татарлар: “Кояш нурыннан да качмадың ичмасам” (күз алдыннан китеп, куак арасына кер, димәкче булганнар), - дигәч теге әйләнеп утырган. “Соң ул якта изге ай бар бит” – дип өшкергәннәр тегене. Бу тагы күчкән. “Кыйблага артыңны күрсәтмә, мәхлук”, - дип орышканнар. Теге мескен: “Татар килгәч йомыш йомышларга да чара юк”, - дип авылга таба йөгергән, ди.
Чәчүлек җирләрне урманнарны кисеп ачалар. Эшкәртелгән җир мулла тарафыннан алып барылган шәҗәрә нигезендә, нәсел буенча балаларга калдырыла. Яңа килеп утырган кешеләр үзләренә җирне яңадан ачканнар. Андый мөмкинлек беткәч, шәҗәрәсе булмаган, яңа килеп утырган кешеләрне аерым дәфтәрләргә язып барганнар. Соңырак шундыйлардан типтәрләр килеп чыккан диләр. Картлардан шундый очрак турында да ишеткән бар иде. Авылга чыгышы буенча Тойгелде кешесе булган берәү, бик озак еллардан соң кайтып керә. Ләкин, монда бер туганы да калмаган икән. Авыл картларына мин шундый-шундый кеше, дип аңлата, шәҗәрәсен сөйли. Мулла язып барганнар белән моның сөйләгәне тәңгәл килгәч, казый бу кешегә аның нәселенә караган урыннан кишәрлек бүлеп бирергә фәтвә чыгара. Әлеге хатирәләрдә, татарлар яңа урында да үз закон-йолаларын онытмыйча, дәүләтчелек традицияләрен саклап яшәүләре ачык күренә. Урманнардан ачылган уңдырышлы мәйданнарда игенчелек белән шөгыльләнгән татарлар җирлекне утрак тормыш өчен яраклаштыралар. Юллар, күперләр салына, элемтәләр урнаштырыла. Тойгелделеләр, бөтен татар дөньясы белән бәйләнештә торып яши башлый. Авылның хәзерге урнашуы, урам корылышы да татарча: хәрби лагерь планын саклый. Биредә бернинди дә башка милләт эз-чалымнары сизелми. Кара урманнан ачылган җирлекләрдә җәйләүдән-җәйләүгә күчеп яшәүчеләр хуҗа булган, дип, бүгенге сәясәттән акыл-гайрәт җыеп сүз куертучыларның җөмләләре дә уйдырма икәнлеге чатнап күренеп тора.
Риваятьләргә, 1769-1770 нчы елларда төбәгебездә хәрби экспедиция белән йөргән патша армиясе капитаны, Рычков язмалары да көч өсти. Хәрби кораблар төзү өчен мачталык наратлар эзли ул. Көндәлегенә хәрби отрядның җирле халыктан качып, су юллары аша гына үтә алуын язып калдырган. Кара урман Ык ярларына терәлеп үк үсүе аркасында кораб төзү өчен киселгән урманны коры юлдан, олау белән алып китү мөмкин түгел, су юлы бердән-бер мөмкилек, дип яза. Безнең әлеге язма өчен, Рычковның: “иң яхшы бакыр базлары Тойгилдин исемле татар авылыннан ерак түгел генә урнашкан”, - дип язган җөмләсе кыйммәтле. Чирмеш тә димәгән, чуаш та түгел, мари да юк. Татар авылы, дигәне чатнап тора. Татар авыллары арасында ул Чехень, Сарманай, Карамаль, Наратас (Монысы, шиксез, Нарат Асты инде), Махтама, Карабаш һәм башкаларны атый. (Рычковның отчет язмаларында җирлекнең картасы да бар) Ә Чуаш, Мордва, Черемислар бик аз санлы, Ыкның түбән агымында яшиләр дип яза. “Война и мир” томы кадәр калынлыктагы язмада төбәгебездә башкортлар яшәве турында бер сүз дә тапмадым. Боларга таянып, төбәк XVIII йөздә татарлашып бетә, дип әйтә алабыз. Әмма дәүләтен югалткан милләтебез җирлекне тулы канлы тормыш белән яшәүче мәдәни ландшафтка әверелдерә алмый. Урыс дәүләтендә яңа михнәтләр туып кына тора. Татарларга авыл капкасыннан чыгып йорт җиткерүне тыялар. Игенчелек өчен җирләр юк дәрәҗәсендә була.
Авыл халкы йолалар кушуы буенча, нәсел шәҗәрәләрен югалтмыйча, яшәп килә. Явыз Иванга каршы көрәшүче казан кешеләре – казанчылар авылның үзаңын саклап яшиләр. Яу чорында Казаннан читтәрәк йөреп, урыслардан сибелеп качып яшәгән, соңырак татар авылларына сыешкан типтәрләр (алар арасында гел татарлар гына түгел, урыс булмаган башка милләтләр дә очраган, диеп әйтәләр иде) исә, түземсез салымнардан качып, ясак җыярга килгән вәкилләргә, үзләрен башкорт милләтеннән диеп яздыралар. Шуның белән күпмедер дәрәҗәдә икътисади иреккә ирешәләр. Ир башына шактый гына имана җире дә бүлеп бирелә үзләренә. Татарны таркатырга хыялланган урыс хөкүмәте аларның “башкортлыгын” сөенеп таный. Шулай итеп җирлектә “сословные башкирцы” барлыкка киләләр. Авыл икегә бүленә. Типтәрләр хәзерге “каргалык” очына күчеп утыралар, казанчылар “күчтәнкә” очына күчә. “Генеральная линия” авылны икегә аера. Өйләрне, ихата, мал-мөкәтне күчереп авылның ике башына утырган халык, бер чор, аралашмыйча яши. Башкортлар җан башына 35 десятина, типтәр килеш калучылар 10-12 десятина, казанчылар 7 десятина имана җире бүләләр. Типтәр-башкортлар өстеннән хуҗа итеп бай башкортлар китереп билгелиләр, дип сөйләүчеләр дә бар иде. Ләкин чын башкортлар биредә яшәүне бик яратмаганнар, көтмәгәндә барлыкка килгән биләмәләренә сирәк кенә килеп-китеп йөргәләгәннәр. Мин малай чакта, чама белән узган гасырның җитмешенче елларында, өлкән яшьтә булган кешеләр үз күзләре белән чын башкортларны күргән кешеләрне хәтерләмиләр иде. Димәк, егерменче йөз башында чын башкортларны күргән картлар булмаган инде. Аларны ишетеп кенә сөйләгәннәр. Ә менә Тойгелде авылы янәшәсендә кышлаган кыргыз-кайсаклар турында хатирәләр саклана. Миңа алар турында мәгълуматны архив материалларында да очратырга туры килде. Кыргыз-кайсаклар бирегә яңгыр яумау сәбәпле дала корыгач, ачлыктан качып киләләр. Дөя йонын, келәмнәрне нинди дә булса ризыкка алышып җан саклаганнар. Тәннәрендә бет бик күп булу сәбәпле аларга авылга керүне тыйганнар. Яздан, үлән күтәрелгәч, кыргызлар туган якларына кайтып китәләр. Авылда аларның нәселе калган, дип сөйлиләр. Башкортлар турында бер генә истәлек, риваять тә сакланмаган.
Патша халыкларны изү сәясәтен гелән алга сөрә. Е. Пугачев җитәкчелегендә фетнә күтәрелүнең сәбәбе дә шул икәнен беләбез. Безнең төбәктә дә Пугачев отряды уза. Алар Тугаш, Тамьян авыллары тирәсендә патша гаскәрләрендә каршы каты көрәш алып баралар. Бу вакытта Тойгелде халкы: “Җәмәлҗән явы килә икән”, - дип, барлык хатын-кызны, бала-чагаларны куе урман эченә яшерәләр. Ир-атлар исә, вакыйгалар узганчы, мәчет янына җыелып мир тоталар. “Җәмәлҗән явы” дәлиле – Тойгелде авылында бик үзенчәлекле берничә йорт булган. Алар юан-юан бүрәнәләрдән эшләнеп кайсы биш, кайсы алты ниргәдән торган. Әлеге агачларны Пугачевчылар урыс гаскаре өстенә тәгәрәтеп, корал урынына куланган була. Яу туктап, дөнья тынычлангач, авыл халкы агачларны Мәллә суыннан алып кайта һәм йорт җиткерә. Авыл тарихыннан 1888 елга караучы тагы бер вакыйганы болай сөйлиләр. Замананың тәртибе буенча, татар авылларына басу капкасыннан чит кеше кертмәгәннәр. Көн саен йорт рәтеннән ике кеше төннәрен урам әйләнеп каравыл торган. Шулай берчак, таң алдыннан, патша кешесе килә. Капка каравылчылары авыл башлыгы булып торган Минаҗетдин хәзрәткә хәбәр бирәләр. Минаҗетдин хәзрәт (икенче исеме Ахун хәзрәт) – бик гыйлем, күзе күрүче мулла була. Авылда төп тәртип тотучылар ул һәм староста гына була. Минаҗетдин хәзрәт рус телен дә бик яхшы белгән. Хәбәр килгәч, Ахун хәзрәт авыл капкасы янына бара. Ул капканың эчке ягында, патша вәкиле тышкы ягында торып бик озак, җитди сөйләшәләр. Вәкил халык санын алырга килгән икән. Минаҗетдин хәзрәт патша илчесенә авылга керергә рөхсәт бирми. Шарт куя. Авылның зираты бик борынгы, үлгән кешеләрне җирләргә яңа урын кирәк ди. Патшадан язмача рөхсәт алып килсәң, халык санын алырга үзем булышам, дип вәгьдә бирә.
Авыл халкы сан алудан бик курыккан. Чөнки һәр ир башыннан 1 тәнкә “дин” салымы түләткәннәр. Бурычы җыелган кеше православиегә күчсә бөтен бурычлары гафу ителгән. Ул чорда бер кәҗә 3 тиен торганын язган идек инде.
Никадәр вакыт үткәндер, патша илчесе яңа зиратка җир алу һәм олы улларны башка чыгару өчен рәсми рөхсәт кәгазе алып килә. Моннан соң, Минаҗетдин хәзрәт патша вәкиле белән бергә, өйдән-өйгә кереп, халык санын алалар. Бу эшне башкаруы өчен хәзрәт патша тарафыннан “тәре тамга” – “Георгий победоносец” ордены белән бүләкләнә. Шулай итеп Тойгелде авылында хәзерге зират ачыла. Яңа зиратка беренче мәетне 1892 елда гына күмәләр. Имеш-мимешләргә ышанган халык, төрле сәбәпләр белән иске зиратка күмүне дәвам итләр.
Ахун хәзрәтнең “тәре тамгасы” белән бәйле тагы бер риваять сөйлиләр. Урыс базарына сату итәргә баргач, купецлар тойгелделеләргә “опять татары места заняли”, дип дәгъва белдерәләр икән. Болар белән сөйләшергә Минаҗетдин хәзрәт каршы чыга. Купецлар аның орденын күреп, тезләренә егылалар. “Прости великодушно”, - дип гафу үтенәләр. Патша белән сөйләшеп җир алган хәзрәтнең даны киң таралган була.
Ләкин ул вакытта да ришвәтчеләрсез булмаган икән! Земский начальник авылга яңа җирләр бирүне суза, тоткарлый. Минаҗетдин хәзрәт Уфа шәһәреннән әйлнеп кайтырга мәҗбүр була. Авылда ярлы кешедән бер кадак (400 грамм) май, бай кешедән бер тәпән бал җыеп, кире Уфага китә. Шул рәвешле авыл капкасыннан чыгып, яңа зиратка җир бүлеп алына. Бу Тойгелде авылында бишенче зират.
Минаҗетдин хәзрәт 1903 елның 22 мартында дөнья куя. Ул авыл халкында зур ихтирамга ия кеше була.
Югарыда сөйләнгәннәрдән татар халкының, урыс басып алган шартларда да, дәүләт эчендә дәүләт булып, милли мәдәниятне саклап яшәгәнен күрәбез. Татар цивилизациясе шәһәр-кала мәдәният учакларын югалтканнан соң, бөтенләй үк ассимиляцияләнеп бетмәс өчен, авыл кысаларында милли мохит хасил итеп яши. Милли үзаңның яшәеше, үсеше тулысы белән авыл шартларында бара. Авыл капкасының чит-ятларга ябык булуы угры-бурдан саклану чарасы гына түгел, милли мохитне саклау чарасы да ул. Авыл хәзрәте патша (яки патша администрациясе) белән турыга сөйләшү алып барырлык булгач, димәк, дәрәҗә дә, тәвәккәллек тә җитәрлек булган. Әлбәттә, иң ныклы бастион – милли рух. Басып алучы милләтнең йөзен сөртү, ассимилицияләү, динен алыштыру өчен казнаның шактый өлешен максатлы рәвештә сарыф итеп торуга карамастан, татар халкы цивилизация буларак, ассиметрияле җавап биреп барган. Гомуми тарихтан белгәнебезчә басып алучы варварлар һәрчак югары цивилизациягә ияреп үсеп киткәннәр. Борынгы Мисыр тарихы, Римлылар тарафыннан греклар басып алыну, үз чиратында Римны Европа варварлары басып алу моның фән тарафыннан дәлилләнгән мисаллары. Татар халкы мисалында мондый тикшерүләр башлыйсы гына бар әле. Баксаң, Л. Н. Толстойның явызлыкка каршылык күрсәтмичә көрәшү фикере, татарда, идеология буларак ике-өч йөз ел алдан гамәлдә яшәп, милләтне саклау чарасы булып килгән. (Бәлкем, Лев Николаевич нәселендәге татар тамырлары аша мондый милли фәлсәфә үрнәкләре белән таныш та булгандыр, кем белә?) Бу җәмгыять фәне өчен башланмаган өйрәнү кыры. Җәмгыят хәрәкәтләрен югары фән дәрәҗәсенә күтәрелеп, фәлсәфи күзаллау формасында халыкка җиткерү авыл мәдрәсәләре шартларында барган. Сөенечебезгә, исемнәре үзебездә тар белгечләргә генә мәгьлүм булган милли фикер үстерүчеләребез хезмәтләре чит ил архивлары, чит ил галимнәре эзләнүләре аша кире кайталар. Ләкин язмабыз бөтенләй үк ул турыда түгел. Бөек Ханлыкның сакланып калган эзләрен табуда. Тойгелде авыл аксакаллары аша безгә ирешкән халык фольклорына мөрәҗәгать итүне дәвам итәбез.
Тойгелде авылында 1897 нче елда янгын чыгуы мәгълум. Җилле көн булу сәбәпле казанчылар очында 39 йорт нигезенә кадәр янып бетә. Шул исәптән дөньяви белем бирүче мәктәп бинасы да көлгә әйләнә. Янгын вакытында күпчелек халык: “мәктәп барыбер шайтан сабагы”, - дип мәчетне уттан сакларга йөгерә. Мәчетне коткарып калалар, мәктәпне сакларга көч җитми. Сабакның “шайтанныкы” булуы җәдитчә белем бирү ысулына бәйле. Мәктәпнең ачылу вакыйгасы да кызыклы. Никадәр генә сорап язсалар да авылда дөньяви белем бирүче мәктәп ачуга рөхсәт ала алмый Тойгелде халкы. Шуңа күрә чираттагы хатта авылда рус-башкорт-татар мәктәбе ачу турында үтенеч язалар. 1883 елда бу үтенеч канәгатьләндерелә. 31 нче октябрьдә авылда “русско-башкирское одноклассное начальное народное училище” эшли башлый. Анда эшкә 1882 елда Оренбург татар укытучылары әзерләү мәктәбен тәмамлаган Абдулханнанов җибәрелә. Абдулханнанов җәдитчелек юнәлешендә эшләүче мөгаллим булып чыга. Авыл муллалары арасында кадимчеләр шактый куәткә ия булалар. Авыл җәмәгатьчелегендә һәр ике юнәлешне тотучылар да табыла. Кадимче муллалар миллилекне саклауда шактый кырыс хәрәкәт итәләр. Гармун уйнаучы яшьләрнең сыртына таяк белән кундырырга да озак уйлап тормыйлар. Урыс бүреге, уңга төймәләнүче пәлтә, озын кунычлы итек киючеләргә мулла күзенә күренмәү хәерлерәк була. Җәдитчеләр исә шәкертләрне дәүләт уку йортларында белем алуны дәвам итәрлек дәрәҗәдә әзерләргә омтылалар. Алга киткән халыклардан яхшы үрнәк алу, милләтне тәррәкыять юлына чыгару хаҗәтлеген алга сөрәләр.
Янгын вакытында мәктәпне уттан сакламау шул каршылыкның гәүдәләнеше. Ләкин, яңача белем бирүче мәктәптә малайлар белән бергә кызлар да белем алу, янгыннан соң мәктәп яңадан торгызылу һәм дүрт еллык “русско-татарское училице”гә әверелүе яңача карашларның авылда тирән тамырлануын күрсәтә.
Кадимчелек, җәдитчелек хәрәкәтләренә совет чорында сыйнфый күзлектән бәя бирелде. Хәзер алар милли күзлектән үткәрелеп мәктәп программасы кысаларында өйрәнеләләр. Ничек кенә булса да татар җәмәгать тормышында урын алган хәрәкәт әдәбиятчы-галимнәр һәм Бохарада белем алган муллалар арасында, тар катламда гына бармаган. Бөтен татар дөньясында таралган. Мин аларны тәррәкыять юлыннан алга киткән, җәмгыяттә милли һәм сәяси үзаң югары үскән илләрдә оешкан сәяси партияләр рәтенә куяр идем. Ап –ачык ич: кадимчеләр – консерваторлар, җәдитчеләр – либераллар. Мондый партиялелек, милләтебезнең җәмәгат тормышы, милли үзаң үсеше империянең төп халкы – урысларны узып, чорының иң алдынгы халыклары рәтендә баруны дәлилли. Һәм милләтнең киләчәген билгеләү өчен көрәш-иҗтиһад һәр авылда, һәр мәктәптә, татар җанлы һәр кеше күңелендә барганын күрсәтә. Әнә бит, бу мисалда да милләтебезнең явызлыкка каршылык күрсәтмичә көрәшүен күрәбез. Дәүләтчелеген югалтса да милләт буларак үсешен туктатмаган халык. Болай булгач киң дөньяви карашлы, дәүләт масштабларында фикер йөртә белүче татар кешеләренең, урыс иле өчен ят булуларына карамастан, дәүләт хезмәтендә шактый күтәрелү мисалларына адым саен юлыгуыбыз гаҗәп түгел. Ил белән идарә итү өчен урысның үзендә шәхесләр җитмәгән шул. Крепостной – кол. Алпавыт – күп очракта, халык талап баюдан риза булып яшәүче, тар карашлы самодур. Урыс әдәбиятында моңа дәлилләр бихисап.
Әлбәттә, мәктәп тарихын архивлардан да табабыз. Ләкин хатирә-риваятьләр генә чор сулышын тоярга мөмкинлек бирә.
Исмәгыйль батыр.
Тойгелде тарихы легендар шәхесләргә бай. Исмәгыйль батыр шундыйларның берсе. Ул гаҗәеп көчкә ия була. Яшәгән йорты казанчылар очында, авылның иң башында булган. Сәмән кирпечтән салынган өйнең идәне - балчык, түбәсе – салам. Чыгып киткәндә ул өйнең ишеген тегермән ташы зурлыгындагы таш белән терәтеп китә торган булган. Ул ташны алты кеше көч-хәл белән урыннан кузгата алган дип сөйлиләр. Исмәгыйль батыр итек һәм эшләпә басып көн күргән. Үзенә ат тиресеннән тун тегеп кигән. Кешеләр аны еш кына авыл эшкә яллаганнар.
Батырның өе авылның читендә тору сәбәпле, аңа юлчылар кунарга кергәннәр. Шундыйлардан ишетеп, Исмәгыйль батыр авыл халкына тиздән революция булачагын сөйләгән. “Нәмәнди нәрсә соң ул?” – дип сорагач, “Барлык җир-сулар, урманнар, чәчүлекләр, болыннар халык кулына күчәр. Байларны бетерерләр”, - дип җавап кайтарган. Үзе озак уйлап тормыйча, Атлас (Тойгелде янәшәсендәге авыл) алпавытының урманын кисәргә киткән. Исмәгыйль батыр ат арбасын бәләкәй арба урынына йөртән. шулай атсыз-нисез урман кисеп ятканда, каравылчы килеп чыга, тарантаста утырган килеш чыбыркы белән селтәнгән. Исмәгыйль батыр каравылчыны чыбыркысы-тарантасыннан тотып, аты-ние белән үзенә тартып китерә. Теге аның нинди көчкә ия булганын аңлап ала. “Зинһар үтермә, дүрт баламны ятим калдырасың”, - дип ялваргач, батыр аны җибәрә. Каравылчыдан ишетеп Исмәгыйль янына алпавытның управляющие килә. Ул батырга ерактан “Әссәламегаләйкем” дип сәлам бирә, ике куллап күрешә. “Исмәгыйль бабай, болай интегеп йөрмә, утынны үзем кистереп өеңә илттерермен”, - дип алтын белән бер сум акча биреп Тойгелдегә кайтарып куя.
Батырның яшь чагы турында да бик күп риваятьләр сөйлиләр. Шуның берсе сабантуй көрәше риваяте. Сабантуй җиткәндә, Казан шәһәреннән бер бай Исмәгыйльне бер ай алдан алып китеп, үзендә тәрбияли, ашата торган була. Көрәшер өчен аңа җитеннән махсус сөлге әзерлиләр. Башка сөлгеләр түзмәгән. Елдан-елга Исмәгыйль батыр калып килгән.
Бу елны да батыр калгач, көнче байлар урыс милләтеннән бер баһадир табып алып киләләр. “Батыр булып татар калырга тиеш”, - дип, Исмәгыйльне тагын тагын көрәшкә үгетлиләр. “Башкаларын җиңдем, кяфердән генә калмам инде”, - дип, Исмәгыйль көрәшкә теләп чыга. Бил алышу бик авыр бара. Мәйданда башка тамаша караучы калмый. Ике як та көч биреп тора. Ләкин Исмәгыйль батыр урыс баһадирын аркасына сала. Аны алып килүче байлар, “Исмәгыйль харам көрәште” дип, бил алышуны дәвам иттерәләр. Икенчесендә дә Исмәгыйль өстен чыга. Бусыннан да харам табып, көрәшне туктаттырмыйлар. Исмәгыйль батыр, сөлгесен ташлап, коры кул белән чыга. Бил алышканда кысуга чыдый алмаган урыс баһадирның авыз-борыныннан , колакларыннан кан китә, җиргә салганнан соң ул хәрәкәтсез кала. Исмәгыйльне көнчеләр урап ала, кыйнамакчы булалар. Кая инде ул! Татар байлары, Исмәгыйльне үтермәгәйләре дип куркып, бер көнне берсендә, икенче көнне икенчесендә яшереп тоталар. Бик күп бүләкләр белән биреп, тойгелдегә кайтарып куялар.
Шулай бервакыт, олыгайгач, Исмәгыйль батыр, гадәте буенча, Казан Сабантуена көрәшкә килә. Көрәшчеләр арасында карт кешене күргәч яшь егетләр, көлеп: “бабай көч сынашып карыйк әле”, диләр икән. “Ярар алайса, тимер арба күчәре алып килегез”, - ди батыр. Шулай итеп таяк тартышалар болар. Тора-бара Исмәгыйль батырга каршы берьюлы тугыз егет утыра. Батыр боларның барысын да тартып алып, баш өстеннән очыра. Яшь егетләр: “Исмәгыйль батыр икән бу, белмәдек”, - дип кайсы-кая качышып бетәләр. Берсе дә көрәшкә чыкмый кала. Бу елны Исмәгыйль бил алышмыйча да батыр кала. Гомумән, аны ега алучы беркайчан да табылмаган!
Исмәгыйль батыр, тегермән ватылса, корылмалары белән бергә тегермән ташын күтәреп урынына утырткан. Аның куәте барча халыкны хәйран калдырган.
Шулай Каран авылында Җасавый атлы берәүнең әллә җиде, әллә тугыз хатыныннан утыз бер улы була. Җасавый авыл байларын гел талап торган. 1905 елгы революция кузгалгач авыл байлары: “Илдә ыгы-зыгы башланды, Җасавый тагын талар микән, ни чарасын күрергә соң?”, - дип кайгырышалар икән. боларга яхшы кешеләр Тойгелдедә Исмәгыйль батыр яши, аның белән сөйләшеп карагыз, дип киңәш иткәннәр. “Ярар, барырмын, ә сез бер ат арбасы казыклык каен агачы әзерләп куегыз”, - дигән. Аны Каран авылына алып киткәннәр. Бай Исмәгыйльне яшереп, үзендә яшәткән. Көннәрдән бер көнне Җасавый утыз бер улы белән өч трайка җигеп, сызгырып-тавышланып байның ишек алдына килеп кергән. Кайсы чоланга, кайчы сарык абзарына йөгергән.
Исмәгыйль батыр олы капканы эчтән бикләп куйган да, казыклык каеннар белән тегеләрне туздыра икән. каршы чыкканнарын капка өстеннән очыра, качканнарын койма аша томыра икән. Утыз бере дә аңнарын җуеп ятып калганнар. Һушларына килгәч угрылар авылдан чыгып качканнар. Каран авылы болардан котылган!
Исмәгыйль батыр турында риваятьләр бик күп. Батырның даны туган авылы Тойгелдедән бик еракларга таралган. Үзе дә ул бөтен Россия империясен йөреп чыга.
1941 елда, Дон елгасы буенда барган бәрелешләр вакытында, Тойгелде авылы кешесе, кызылармеец Хәсән Шәйдуллин бер төркем солдатлар белән авыл картына кунарга керәләр. Милләте буенча грек булган карт аралашырга бик ярата, хәл-әхвәл сораша. Кайсы яклардан булуларын кызыксына. Хәсән агай: “Казан дигән сүз чыккач, карт җанланып китте. Тиз генә урыныннан торды да, китап шкафыннан бер дәфтәр кисәге тартып чыгарды. Дәфтәргә күз төшергәч, шатланып, русча укып та җибәрде: “Казан, Тойгелде, Исмәгыйль көрәшче... Ул оста көрәшче булган. Бервакыт ул безнең авыл халкы каршында да чыгыш ясады. Исмәгыйль батырның үзе белән симәнгә охшаган берничә тимере бар иде. Ул аларны кулы белән бөгеп, сигезлегә һәм башка нәрсәләргә охшаган фигуралар ясап күрсәтте һәм аларны кабат элекке хәленә китерде. Ике потлы герне дә шактый вакыт һавада алмаш-тилмәш әле бер кулында, әле икенче кулында йөртте. Гаҗәеп кеше иде Исмәгыйль батыр...” 59 ел элек Дон буйларында грек карты сөйләгәннәр хәзер дә хәтеремдә”, - дип искә ала.
Исмәгыйль батыртурында риваятьләр бик күп. Кызганыч, картлар дөньядан китә барган саен хатирәләр кими, саега. Аның турында кем генә сөйләсә дә: “ Исмәгыйль батыр бик гадел кеше иде, бер кайчан да юкка адәм кыерсытмады”, - дип искә алдылар. Ул байлык җыймаган. Сабантуйда алган бүләкләрен авыл халкына өләшеп бетергән.
Исмәгыйль батыр 1921 елда дөнья куя. Аның бер кызы Табын авылына кияүгә чыккан. Оныклары Тойгелдедән читтә яши.
Озын Гәрәй.
Тойгелденең данын чит җирләргә таратучы тагын бер авылдашыбыз – Озын Гәрәй. Чын исеме – Солтангәрәй. Ул типтәр мәхәлләсеннән. Урта хәлле гаиләдә туып үсә. Озын Гәрәйнең буе 2 метр 25 сантиметр булган. Өстәвенә ул биек үкчәле аяк киеме һәм биек папаха киеп йөргән. Ул вакытта Тойгелдедә, асты таштан, өсте агачтан салынган ике катлы йортлар шактый күп булган. Ашка әйткәндә Озын Гәрәй икенче катка тәрәз чиртеп кенә дәшә торган булган. Тойгелдедә мондый озын кеше яшәвен ишеткәч, аны цирк хуҗалары яллап алып китәләр. Ул озак вакыт циркта кәмит күрсәтеп йөри. Чыгыш ясау өчен Озын Гәрәйгә ике зур кесәле кием тегеп бирәләр. Шул кесәләргә лилипутлар салып тамаша ясый. Озын Гәрәй Россия империясендә генә түгел, чит илләрдә дә чыгышлар ясый. Швейцария банкында, аның исеменә салынган шактый күп акчалар саклана, дип сөйлиләр. Янәсе, аның сөякләре, үзе исән чагында ук Европаның бер музеена васыять итеп калдырылган булган диләр. Революция чыккач, Озын Гәрәй Тойгелдегә кайтып җитә алмыйча, юлда үлә. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында немецларга әсир төшкән бер Тойгелде кешесе, исән-имин әйләнеп кайтып, Германиядә Озын Гәрәй чыгышларын караган кешеләр белән очрашуын сөйли. Озын Гәрәйнең революциягә кадәр, чит илдә төшкән фотоларын “Казан утлары” журналында бастырып чыгардылар. Бүген Тойгелдедә Солтангәрәйнең бертуган апасының нәселе яши. Солтангәрәйнең улы гаҗәеп талантлы музыкант булган.
Нурмый абзый. Нурмый ага бик көчле күз буу сәләтенә ия була. Ләкин кешегә сиздермәскә тырыша, яшерә. Көннәрдән бер көнне Тойгелде кешеләре Чаллыга ашлык сатарга китә. Араларында Нурмый ага да бар икән. Бер урыс авылында, кунарга кереп күнеккән хуҗа, бу юлы боларны кертми. Төнне кая үткәрергә белмәгән кешеләрне Нурмый ага ни күрсәләр дә дәшмәскә, твышланмаска кушып, бер ихатага алып керә. Атларны тугарып, өйгә керәләр. Йорт хуҗасы хатын-кыз икән. Ул боларны куып чыгарырга тели. Йөрмәгез, иртәгә дини бәйрәмебез. Кеше күрсә, яратмаслар, ди. Шул чак хатынның йөзенә гаҗәпләнү чалымнары чыга. Ул басып торган җиреннән чигенә башлый, сәкегә сикереп менә. Аяк очларына баса, итәген күтәреп тота. Моны күреп торган авылдашлар авызларын ерып хихылдыйлар. Шул чак Нурмый абзыйның тәэссире аларга да тия. Алар идән ярыкларыннан, мич авызыннан су ташып чыгуын күрәләр. Лаканнар, чабаталар йөзеп йөри. Су билдән югары күтәрелгәч авылдашларны курку баса. Алар, Нурмый агай марҗа хатыны белән таң атканчы гына кунып чыгарга килешкәч кенә, аңга киләләр. Марҗа хатыны: “Кайсыгызның эше бу, туктатыгыз”, - дип ялваргач, Нурмый ага куркырга урын юклыгын аңлатып, таң беленгәнче чыгып китү шарты белән, кунып чыгарга рәхсәт алган икән. Бу турыда озак еллар беркемгә дә сөйләмиләр. Шактый еллардан соң юлчыларның берсе – Мәрдәнша абзый аңардан: “Картайдың инде, сереңне миңа ачып, өйрәтеп кал әле”, - дип сорый. Нурмый абзый: “Шайтан бутап, ул сәләтне кеше зыянына куллансаң, гөнаһы миңа ятыр бит, кыямәт көнендә ни дип җавап бирермен дип, баш тарта. Нурмый аганың нәселе бүген дә Тойгелдедә яши.
Бу язмада Тойгелде авылы халкының хәтерендә сакланучы кайбер хатирә-риваятьләргә генә кагылдык. Кызганычка каршы, авылның тирән тарихы бәйнә-бәйнә язылып барган мәчет архивы, шәҗәрәләр, 1937 елда мәчет манарасы киселгәннән соң, авыл аксакаллары тарафыннан: “Кяфер кулына эләгеп мәсхәрә күрмәсен”, - дип, яшерен рәвештә зиртка алып барып күмелгән. Картлар әйтүенчә, документлар, берничә ат арбасына көчкә сыйган. Алар безгә ниләр генә сөйләр иде икән?!..
Кулыбызда булган кадәреннән гыйлем җыеп, милли рухны саклап, аннан көч алып, киләчәгебезне матур күзаллап, бәхетле тормыш корып яшәргә насип итсен инде, Ходайдан шуны сорыйк.
<= кайту
Cезнең фикерләр