Дамир Идиятуллинның персональ сәхифәсе
ЭзләүИнтернетта эзләү
GISMETEO: Мөслимдә һава торышы
Алгы бит Әңгәмә мәйданы Туган як

Тойгелде авылы тарихы
Ризаэддин Фахретдинның “Асар” китабыннан, 108 нче бит.
138. Габдессәлам бине Мортаза бине Максуд бине Габдеррәхим.
Чыгышлары Мамадыш өязендәге Ушма авылыннан. Максуд бине Габдеррәхим, туган авылыннан күчеп китеп, Минзәлә ягындагы Мөслим авылына килеп урнашкан. Габдессәлам, башта әлеге Мөслим авылында Габделҗәлил бине Гадеррәшит мәдрәсәсендә дәрес бирү белән шөгыльләнсә дә, соңрак, ни сәбәптәндер бу вазыйфасын ташлап бөтен гомерен китап укырга сарыф иткән. Илле биш яшендә 1241\ 1826 елда вафат.
Остазлары: Габделҗәлил бине Габдеррәшит, Салих бине Сагыйдь әл-Кили, Габделгаффар бине Сәгыйдь һәм башкалар.
Шәкертләре: үзенең улы Әбелмәгалим һәм башкалар. Габделхәбир бине Габделваһһаб әл-Мөслиминең ата ягыннан абыйсы Туйгилде авылындагы ахун Минһаҗеддин бине Әбелмәгалимнең бабасы. Гыйлем вә камиллек иясе булуы турында сөйләнә.
138. Абдуссалям бин Муртаза бин Максуд бин Абдуррахим
Род его происходил из деревни Ушма, Мамадышского уезда. Покинув родную деревню, Максуд бин Абдуррахим обосновался в деревне Муслюмово Мензилинского края. Занимался преподавательской деятельностью в медресе Абдулджалиля бин Абдуррашида, позже, по неизвестной причине, оставил учительский труд и остаток жизни посвятил чтению книг. Умер в 55-летнем возрасте 1826 году.
Его учителями были Абдулжалиль бин Абдуррашид, Салих бин Сагид аль-Кили, Абдугаффар бин Сагид и другие.
Ученики: его сын Абульмугалим и другие. Он является дядей (со стороны отца) Абдулхабира бин Абдулваххаба аль Муслюми и дедом ахуна села Тойгильдина Минхаджуддина бин Абдульмугаллима. О нем рассказывают как об ученом и достойном человеке.
Өскә
<= кайту
Cезнең фикерләр